ПЛАСТИ’НКАЛЫ с. 1) Пластинкасы (1, 5 мәгъ.) булган; пластинкалардан гыйбарәт булган; пластинка формасындагы. Кайтып, әни карчыктан: «Әни, теге, дуга сыман пластинкалы, металл чыбыктан ясалган уен коралыңны бир әле», – дисәм, әни мескен артларына авып китәр иде! Х.Сарьян. Кабыргаларның төренә карап, көпшәле конденсаторларны чыбыклы, пластинкалы, --- чорнаулы төркемнәргә бүләләр. Суыту машиналары һәм криоген техникасы. Приборлар һәм җиһазлар: пластинкалы ротор насос, сирәгәйтү баллоны һәм --- секундомер. Идеаль газның халәте 2) Пластинка (2, 3 мәгъ.) ярдәмендә эшли торган. Ләкин хәзрәтнең --- гаҗәпләнүенә каршы, Әхмәт азан кычкырган нәрсәнең мөәзин түгел, бәлки махсус пластинкалы бер машина икәнлекне сөйләде. Ф.Әмирхан. «Ресторан» дигәне дә ашау-эчү кирәк-яраклары төялгән грузовик, ә «оркестр»ы – бердәнбер пластинкалы патефон икән. С.Баттал. Подъездга керер алдыннан, Шәркәй, бертуктаусыз: «Иман – вәгъдә!..» – кебегрәк кәлимәләрне юлын саташтырган пластинкалы патефон кебек кат-кат кабатлап торды. Ф.Баттал |