ПЛАСТИ’НКА и. рус 1) Яссы формадагы бик юка тыгыз яки каты материал кисәге (пыяла, металл һ.б.). Ул бармак очы хәтле генә көмеш пластинканы үгез тиресенә төрә ---. М.Юныс. Яле, карап карыйк дигәндәй, башын хикмәтле генә селкеп алды да нәни яфрак чаклы пластинка белән кылларга чиртә башлады. Р.Низамиев. Б.э.к. IV гасырда Кытайда акча урынына ташбакалы пластинкалар әйләнештә йөргән. Кызыклар дөньясында

2) Уйнату өчен, тавыш яздырылган, пластик материалдан эшләнгән диск. Финляндиядә «Керим әле урманнарга» җырын андагы татар җырчылары пластинкага яздырганнар. Г.Ахунов. Пластинкадан бию такмагы ишетелә. М.Мәһдиев. Чәйдән соң Вилдан пластинкалар уйнатты. М.Маликова

3) Фотографиядә: яктылыкка сизгер эмульсия белән капланган пыяла. Инглиз галиме Томсон һәм рус галиме Тартаковский фото-пластинкада тәртипсез рәвештә үстерелгән микрокристаллар белән капланган махсус мишеньнән кайтарылган электроннар дифракциясен теркәгәннәр. Физика

4) физ. Юка сыеклык катламы. Сыек пластинкаларның барлыкка килү закончалыгы

5) бот. Үсемлек яфрагының киңәйгән өске өлеше. Яфрак пластинкасы. Пластинка сапка беркетелгән

6) бот. Кайбер гөмбәләрдә эшләпәнең аскы ягын тәшкил иткән сырларның берсе. Эшләпә астында җилпәзә сыман бик күп пластинкалар урнашкан

Пластинканы алыштыру Сүзнең гадәттә туйдырган яки күңелсез темасын үзгәртү; башка нәрсә турында сөйли башлау. Рөстәм теманы бик тиз үзе яраткан пластинкасына алыштырып куйды. З.Дәүләтов. «Пеләш баш» урынына «Бөдрә каш» утыргач, Ярый Ярыйич пластинкасын алыштырды. Бертуктаусыз: «Коммунизм! Коммунизм!» – дип талкыды. М.Сәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә