ПЛАСТИЛИН и. гр. 1. Балчыкка балавыз, май, вазелин яки кибүгә каршы башка нәрсә кушып эшләнгән, әвәләп нинди дә булса фигуралар ясау өчен төрле төстәге йомшак пластик материал. Бу бүлмәдә сабыйларга пластилиннан сын, буяп рәсем ясарга өйрәтәләр, әкият сөйлиләр, уеннар оештыралар. М.Юныс. --- Тиешле центровка бирү өчен, егетләр шарның өстенә пластилин ябыштыралар. Галәмгә юл. Мин дәрес биргән арада, ул рәсем ясап, пластилиннан нидер әвәләп, сабыр гына көтеп утыра ---. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. Шундый массадан ясалган. Стена буйларында --- бихисап планшетлар, кәгазь рулоннары, мәрмәр, җиз һәм пластилин фигуралар. М.Маликова. Гипс, пластилин массаларын төрле шәкелгә китерергә мөмкин. Философия |