ПЛА’СТИКА и. 1) сәнг. Ябыштыру, кисү, сырлау һ.б.ш. ярдәмендә күләмле формалар тудыру сәнгате, скульптура, сынлы сәнгать. Безнең заманга яраклаштырылган борынгы стильләр Шубин тарафыннан савыт-саба җыелмаларының, --- кече пластика идән вазаларының бизәлү формаларында кулланыла. Р.Әхмәтҗанов. Шуңа күрә бу төбәктә пластика, ташны сәнгатьчә эшкәртү традицияләре дә гаять югары була. Мәдәни җомга. Даши Намдаковның станлы скульптуралары янында сынның егәрен, көчен, иреген тоясың, пластиканы шуның кадәр тоемлавына сокланасың. Шәһри Казан 2) Тән хәрәкәтләренең һәм ишарәләрнең нәфислеге, сыгылмалылыгы, үзара килешүе-ярашуы, аларның гомуми гармониясе. Әлбәттә, талдай буй-сын, балкыган ачык йөз, грация, сәхнәдә үзеңне тоту рәвеше, хәрәкәттәге пластика – сәхнә кешесенә иң кирәкле сыйфатлар. Р.Әхмәтҗанов. Грим салырга осталыгы, --- искиткеч пластика, менә дигән дикция – болар Усман Әлмиевның артист буларак төп сыйфатлары. Е.Домбаева. Бу төркемдәге биюче кызларның пластикасына сокланырга гына кала. Шәһри Казан 3) әд. Матур әдәбият әсәрендә язучыга җанлы, тәэсирле образлар тудырырга булыша торган тел һәм стиль чараларының җыелмасы. Шигъри пластика үрнәге буларак тәкъдим ителерлек «Сурәт» шигырендә кешене сыный да, үстерә дә торган мәхәббәт хисе үзәккә алына. Ф.Солтан 4) сәнг. Сәнгатьтәге пластиклык, эмоциональ сәнгатьчә чагылыш, гармония, нәфислек. Япон һәм Кытай сәнгатендәге нәзбереклек, иероглиф тәэсиреннән туган тылсымлы пластика түгелме бу? М.Юныс. Ул гына да түгел, актёрның табигатьтән бирелгән пластика белән беррәттән матур тембры да бар! Р.Сәгъди 5) мед. Тән тиресен яки органнарны күчерү, трансплантация яки аларны алыштыручы материаллар белән имплантацияләү (пластик операция) ярдәмендә тәннең аерым өлешләренең формасын яки эшчәнлеген торгызу буенча хирургия ысулларының гомуми атамасы. Баш табиб Дирк Рихтер тән пластикасы бүлегендә операцияләр ясый. Татарстан яшьләре. Корсакны тарттыру – биш мең евро, чырай пластикасы – җиде мең евро. Акчарлак |