ПЛА’СТИК с. 1. 1) физ. Материаллар турында: басым астында деформацияләнә, ләкин ватылмый торган, сыгылмалы, үзле 2) Салмак, нәфис, зифа, сыгылмалы (хәрәкәт, ишарә һ.б.ш. тур.). Биючеләрнең нәфис пластик хәрәкәтләре матур эстетик тойгылар, горурлык хисләре уята. Р.Фәйзуллин. Шартлы театр актёрны --- пластик хәрәкәтләр ритмына буйсындыра. М.Арсланов 3) сәнг. Күләмле формалар тудыра торган сынлы сәнгатькә бәйле, скульптур. --- скульптураны икенче төрле пластик сәнгать дип тә йөртәләр. Ф.Хатипов 4) Табигый яки ясалма кушылмалардан – полимерлардан ясалган. Нишләп пластик шешәләрдә рассол сатылмый? З.Хәким. Теплоход, Хиҗазга алып кайту өчен, пластик капчыкларга тутырган йөк төйи. М.Юныс. Һиндстанда бер укытучы берникадәр вакыт миллиардер булып алган: банк аның пластик картасына ялгыш 496 миллиард рупий --- акча күчергән. Татарстан яшьләре 5) мед. Нинди дә булса организм тукымаларының формасын яки эшчәнлеген торгызуга булышлык итә торган. Ничек диләр әле, йөзгә пластик операция ясатып җиффәрсәң, йөзеңдә бер җыерчык та калмый, ди бит. Ф.Яруллин. Ләкин [Македонский] ныклап аягына баскач, --- пластик операция ясатыр --- да янә Россиягә кайтып төшәр. Р.Мирхәйдәров. Яхшы пластик операция ясатырга кирәк. З.Хәким 6) Өлешләре бер-берсенә ярашкан, төгәл, гармонияле 7) Нәфис, үзенең сурәтләү чараларында гармонияле, сәнгатьчә тәэсирле булган. Шигъри сүзне тавыш куәте белән, --- пластик тембр белән илаһи сүзгә сәҗдә кылып уку сораладыр. Д.Заһидуллина. Рәссам Абрек Абызгилдин – үз иҗатында классик традицияләргә гомере буе тугры калган оста. Бу исә рәссамның натурадан ясап, һәрвакыт кулын күнектереп торуында да, картиналарының пластик тулыканлылыгында да --- чагыла. Мәдәни җомга 8) Үзгәрүчән табигый һәм башка шартларга яраклаша торган (тере организмнар тур.) 2. и. мәгъ. Полимер материалдан эшләнгән әйбер. Стеналарга фанер урынына пластик ябыштырганнар. М.Юныс. Викториянең тәменә килгәндә, ясалма – пластик кисәге чәйнәгән кебек. Татарстан яшьләре |