ПЛАСТ и. рус 1) Нәрсәнең дә булса тыгыз катламы. Кар пласты 2) Утырма тау токымының горизонталь катламы. «Профессорым» аңлатып бара. Аның сөйләвенә караганда, күмер тигез пласт булып җир астында ятмый икән. Һ.Такташ. Урманнар күп булган җирдә грунт сулары пласты да калынрак, аның запасы да мулрак, елгалар да тулырак. Татарстан яшьләре 3) күч. Нәрсәнең дә булса билгеле сыйфаты ягыннан бертөрле, тиңдәш җыелма өлеше, төркеме. Повестьта иҗтимагый пласт геройлар аша ачыла. А.Шәмсутова. XIX йөз ахыры – XX йөз башына төзелеш ысулларында аерымлыклар булса да, үзенчәлекле пласт оешуын искәреп китмичә булмый. Әстерхан төбәгендә татар әдәбияты |