ПЛАНШЕТ и. фр. 1) махс. Берәр урынны топографик планга төшергәндә кулланыла торган, кәгазь беркетелгән дүрткырлы шома такта; гомумән, язу-сызу эшендә кулланылган шуңа охшаш нәрсә. Мин аны [карандашны] егерме биш сантиметр чамасы җепкә бәйләп, җепнең икенче очын тезләрем өстендәге планшетка беркетеп куйган идем. С.Баттал. Үтеләчәк темага туры китереп, стенд, картон планшетлар урнаштырыла. З.Хисамов. Алып баручының кулында бүре, кырмыска, тукран, карга, козгын, черки рәсемнәре төшерелгән планшетлар. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе 2) махс. Геодезик план, сызым. Стена буйларында, идәндә, өстәлләрдә, шкаф өсләрендә бихисап планшетлар, кәгазь рулоннары, мәрмәр, җиз һәм пластилин фигуралар. М.Маликова 3) Карталар салып йөртү өчен, алгы ягы үтәкүренмәле материалдан эшләнгән яссы сумка. Очучы киемнәрен безгә кичтән өләшеп куйдылар: комбинезон, күн шлем, планшет. М.Юныс. Янгураз кәефе киткәндәй карап торды да планшетыннан баш мөхәррире үзе булган журналны чыгарды. Т.Әйди. Шунда ук планшеттан картасын чыгарып, комиссар Васильевны хәрби объектның координатлары белән таныштырды. Р.Ибраһимов 4) Театрда сәхнәнең рельефын үзгәртергә мөмкинлек бирә торган, алынмалы такталардан торган идән. Сәхнә планшетында (шулай ук шартлылык кулланып, ширмалар ярдәмендә эшләнгән) Әлмәндәр картның алма бакчасы. М.Арсланов 5) Яссы формадагы, бармак яки стилус белән кагылып идарә ителә торган сенсор экранлы мобиль җайланмаларның, компьютерларның җыелма исеме. Моннан тыш Думаның утырышлар залын да камилләштерергә – --- һәр депутатның эш урынына махсус планшетлар урнаштырырга --- җыеналар. Татарстан яшьләре. «Мини мисс» дәрәҗәсе белән бергә, Е.Артемьевага «Роста-М» төзелеш компаниясе бүләге – компьютер планшеты һәм «Натали-турс» компаниясеннән 20 мең сумлык сертификат тапшырылды. Мәдәни җомга |