ПЛАНТА’ЦИЯ и. лат. 1) Шикәр камышы, дөге, кофе, банан, какао, кокос һ.б.ш. культураларны игү белән шөгыльләнә торган, зур мәйданлы, ялланып эшләүче эшче көчләр кулланган эре җир биләү хуҗалыгы. Җиләк-җимеш плантацияләре, ихтимал, диңгез ярлары ягындадыр, тауларда күбесенчә ылыслы агачлар икәне самолёт түбәнәя башлау белән күзгә ташлана. Г.Ахунов. Испания яулап алучылары 1660 елда Үзәк Американың Ямайка утравында плантацияләр ясап, коллар хезмәте кулланып, шикәр камышы үстерә башлыйлар. Кызыклар дөньясында 2) Махсус техник яки азык-төлек культурасы чәчелгән зур җир мәйданы. Вәзыйх ел саен мәктәп плантациясендә тәҗрибәләр үткәрә. Х.Камалов. Балык, устрица плантацияләре агуланып юкка чыга. М.Юныс. Чөгендер плантацияләренең һәрберсендә халык чәчүлекләрне эшкәртә, Сабантуйларга кадәр кулын чишеп, җиңел суларга омтыла. Ф.Садриев |