ПЛАНЛЫ с. 1. Алдан төзелгән план (3 мәгъ.) буенча эшләнә, тормышка ашырыла, алып барыла торган. Иң авыр вакытлар инде артта. Хәзер планлы эш бара. Р.Фәйзуллин. Зур капитал салулар белән беррәттән планлы реконструкция эшләре алып барыла. Т.Нәҗмиев. Электромонтёрлар планлы эшкә – өйләр янындагы чыбыкларны кисәргә керештеләр. Я.Шәфыйков

2. рәв. мәгъ. Алдан төзелгән план буенча, билгеле планга нигезләнеп, эзлекле рәвештә. Китап ничегрәк языла, дигәндә, планлы яки плансыз эшләү мәсьәләсен берничек тә истән чыгарырга ярамый, һәм моның механизмын белгечләр – әдәбиятчылар – төрлечә бәялиләр. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә