ПЛАНЛАШТЫРУ ф. 1) Берәр урын, корылма, төзелешнең проектын, планын (1 мәгъ.) төзү. Казанның үзәген планлаштыру берләшмәсе, әдәбият-сәнгать җәүһәрләрен халыкка җиткерү буенча фотокооператив эшли башлады. Г.Ахунов. Юлларны, бакчаларны, гөл түтәлләрен әле болай планлаштыра, әле икенче төрле. М.Маликова

2) Берәр эш яки чараның тәртибен билгеләү, планын (3 мәгъ.) төзү. Докторлык диссертациясе язылып беткән, алдагы уку елында ул монография әзерләргә тиеш, гомер әнә шулай алдан ук бүлгәләнеп, планлаштырылып куелган. М.Мәһдиев. Ялны алдан планлаштыра белмибез без. М.Юныс. Россиядә 90 нчы елларда барган үзгәртеп кору процессында дәүләт тарафыннан уздырылган планлаштыру системасының бетерелүе илнең күп кенә предприятиеләрен банкротлыкка төшерде ---. Философия

3) Берәр нәрсә яки эш эшләргә ниятләү, исәпләү. Беренче көнне ике колхозга чыгарга планлаштырдылар. Ф.Садриев. «Алдан планлаштырып эшләнгән янгын түгел иде микән бу?» дигән фикер аның башында кат-кат бөтерелде. Ә.Моталлапов. Болгарда иң зур Коръәне Кәрим куелу белән бергә Ибн Фадланның Болгар дәүләтенә сәяхәтенә багышланган картасын да урнаштыру планлаштырыла. Мәдәни җомга

Планлаштыра башлау Планлаштырырга керешү

Планлаштырып бетерү Тулысынча планлаштыру

Планлаштырып кую Алдан планлаштыру. Ата-аналар, гадәттә, Яңа ел каникулының һәр көнен алдан ук планлаштырып куя: бүген нәниебезне Чыршы бәйрәменә алып барабыз, иртәгә – балалар өчен спектакльгә, берсекөнгә – кунакка... Ватаным Татарстан. Безнең монда һәр көн алдан планлаштырып куелган. Көмеш кыңгырау

Планлаштырып тору Әледән-әле планлаштыру; хәзерге моментта планлаштыру. Сез башта ук Рим Бәримгә яла ягарга планлаштырып торгансыз. Ф.Бәллүр. Әле менә мартта булачак концертларым алдыннан да аннан дәресләр алырга планлаштырып торам. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә