ПЛАНКТОН и. гр. биол. 1) Диңгез, елга, күл суында яшәп, су агымы белән хәрәкәт итә торган вак үсемлек һәм хайван организмнары җыелмасы. Судагы фосфор уты шундый көчле, диңгез яшькелт ут чыгарып пыскый, яна сыман. Диңгездәге балыклар һәм планктон чәчкән ут бу. М.Юныс. Планктоннар булмаса, кит үлә. Т.Миңнуллин. Әгәр судагы бик вак хайваннарны, ягъни планктонны тотарга кирәк булса, капчыкны я бәздән, я юка ефәктән (газдан) тегәләр. Яшь натуралистларга 2) күч. Офисларда өстәл артында утырып, иҗадилыктан ерак торган акыл эшчәнлеге алып бара торган, үз кул астында буйсынучылары булмаган түбән катлау хезмәткәрләр. Халык телендә «офис планктоннары» дип аталган затлар, ягъни өстәл артында утыручылар үрчегәннән-үрчи бит. Татарстан яшьләре |