ПЛА’НКА и. 1) сөйл. Зур булмаган шома юка озынча такта, пластинка; агач, металл һ.б.ш.дан ясалган тар буй. Кар капламының биеклеген кар үлчәү рейкасы ярдәмендә үлчиләр. Ул сантиметрларга бүленгән планкадан гыйбарәт. Башлангыч география курсы 2) Уен коралларында шундый формадагы бер деталь. --- Заһидулла калай почмаклар эшли, җиздән таптап планкалар ясый, картоннан күрек коя, почмакларын күн белән ябыштыра. Р.Низамиев 3) Орден һәм медальләр урынына йөртелә торган, шуларның ленталары беркетелгән җайланма. Вафин бик пөхтә киенә, --- күкрәгенә орден-медаль планкалары тагылган була. Ф.Садриев. Бер көнне кабинетка шулай ук күкрәгенә байтак орден-медаль планкалары таккан бер ветеран килеп керде. Мәдәни җомга 4) Утлы коралда төзәү җайланмасының бер детале. Үзе пулемётның бер планкасының торышын үзгәртте дә кабаланмый гына гашеткасына басты. З.Зәйнуллин 5) спорт Спорт җайланмаларының бер өлеше: йөгерү, сикерүдә каршылык буларак, ераклык яки югарылык чиге буларак урнаштырылган аркылы таяк. Спортчы кыз, шест белән сикерүдә 4,5 метр биеклектәге планкага җитеп, турнирның иң яхшы нәтиҗәсенә ирешкән. Г.Гаттарова 6) спорт Идәнгә терсәкләр һәм аяк очлары белән генә таянып, гәүдәне төп-төз, идәнгә параллель итеп тотудан гыйбарәт физик күнекмә 7) күч. Нинди дә булса эшчәнлектә, үсештә ирешелергә тиеш булган дәрәҗә, таләп, норма. Миндә шундый тәэсир калды: алар арасында генераллыкны аванс төсендә, икеле-микеле алучылар юк. Киресенчә, планканы запас калдырып сикереп үтәргә туры килмәде микән әле аларга? М.Юныс. Нишлисең, шигъриятнең планкасы биегәйде. Р.Миңнуллин. Планканы иң югары өлгесенә куйганда да, бу чибәркәйне мәктәп завучы я директоры хатыны карьерасы көтә. А.Хәсәнов |