ПЛАНИРО’ВКА и. рус Берәр бөтен нәрсәдә аерым кисәкләрнең үзара урнашуы, үзара торышы; берәр корылманың эчке төзелеше. --- Атлантида башкаласы да, Фест дисбесе дә һәм иске татар авылларының планировкасы да... бөгәрләнеп яткан еланны күз алдында тота! Н.Фәттах. Бераздан Морат килде. Түр як стенага төрле системалар: --- вертикаль планировканы --- һәм микрорайонның өстән караганда күренешен эләргә кушты. М.Маликова. Киң даирә чыганакларга нигезләнеп язылган китапта татар йорты интерьеры һәм аның өлешләре: йортның эчке планировкасы, предмет өлеше --- сурәтләнә һәм анализлана. Д.Сөләйманова |