ПЛАНЁРКА и. рус сөйл. Агымдагы эш планын (3 мәгъ.) тикшерүгә багышланган кыска гына производство киңәшмәсе. Алексей Лукич кабинетында иртәнге планёрка бара. Г.Әпсәләмов. Планёрка беткән, бригадирлар, ферма мөдирләре --- таралышканнар иде. Г.Галиев. Минемчә, һәр оешмада көн саен спектакль бара. Һәр җыелыш яки планёрка – үзе бер серия. Р.Зарипов |