ПЛАНЕТА’РИЙ и. лат. 1) Гөмбәзсыман экранда йолдызлы күк рәсемен чыгара, планеталар һәм башка күк җисемнәренең хәрәкәтен күрсәтә торган аппарат. – Планетарий йолдызлары җансыз... – дип юатты аны малай. – Алар җемелдәми, Сәрия. А.Тимергалин 2) Шул прибор ярдәмендә йолдызлы күкне тамашачыларга күрсәтеп, астрономия буенча яхшы аңлаешлы (популяр) лекцияләр оештыра торган фәнни оешма, шул оешма урнашкан бина. Белем көнендә Казанда планетарий ачылу да бәйрәм ителде. Татарстан яшьләре. Планетарий космик корабль салоны кебек ясалган. Мәдәни җомга |