ПЛАНЕТАР с. 1) Планеталар яки билгеле бер планетага нисбәтле, шуның белән бәйле. Мәсәлән, ди ул үз-үзенә, планетар системалар төзелешенең атом төзелеше белән охшашлыгы очраклымы? Җ.Юныс. Планетар томанлыклар 2) Бөтен Җир шарына караган, гомуми, бөтендөнья. Кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге планетар характер алды. Ә.Баян. Илне Ленин алып чыкты ласа Брест солыхлары аркылы. Планетар шундый солых кирәк! Р.Харис. «Планетар позиция»дән карасак кына, без һәр милли үзенчәлекнең кимчелек түгел, ә нәкъ менә өстенлек икәнен күрербез. Р.Хәкимов 3) күч. Бик киң колачлы, глобаль, масштаблы. Ә кем кылды Җирдә иң зур игелек? Шул ук затлар искә төшә иң элек, чөнки алар – планетар аң үзәге! Р.Харис. Күпме шагыйрьләр, шушы робот-поэмага ияреп --- планетар шигырьләр яза башладылар. М.Галиев. --- күңел Ленин белән Чыңгыз хан шәхесләренең планетар дәрәҗәдә кылган игелекләрен барлап, аларны Мөхәммәд, Гайсә пәйгамбәрләр белән беррәттән кую-куймау мәсьәләсен, «планетар аң үзәге» белән бәйле булу-булмавын кире кага. А.Шәмсутова |