ПЛАНЕ’ТААРА с. 1) Планеталар арасында булган. Планетаара киңлекләргә очу идеясе үзенең тирәнлеге һәм кыюлыгы белән Королёвны тәмам әсир итә. Галәмгә юл. Әгәр Җир күчәренең тизлеге әкренәйсә, газ молекулаларының планетаара пространствога китү тизлеге дә әкренәер --- иде. Татар мөселман календаре 2) Планеталар арасында хәрәкәт итә торган. Планетаара станция ашханәсендә һәрвакыт кош-корт һәм урман җәнлекләре ите була --- иде. Р.Мөхәммәдиев. --- совет планетаара станциясе «Венера-4»нең Венера планетасына ипләп төшеп утыруы турындагы хәбәр шатлык китерсә, аның атмосферасында ирекле кислород булмавы --- турындагы хәбәр бераз кәефне китәрде. Кызыклы физиология. Сәгатьләрнең берсен космонавтка бирәбез. Ул аны, планетаара корабльгә алып кереп, хәрәкәт юнәлешенә перпендикуляр итеп урнаштырды, ди. Физика |