ПЛАНЕ’ТА и. гр. 1) астр. Билгеле бер йолдыз тирәсендәге орбита буенча әйләнә һәм гравитация нәтиҗәсендә шомарып, шар формасына кергән күк җисеме. Җир күршесендәге берәр планетаны телескоптан күзәткәндә, астроном һәрвакыт анда су һәм кислород булу-булмавы белән кызыксына. Кызыклы физиология. «Планета» сүзе борынгы грекчадан «ил гизүче» дигәнне аңлата. Ирек мәйданы 2) кит. Бөтен дөнья, Җир шары. Мин бу планетада берьялгызым икән бит... Т.Кәримов. Татулык, дуслык, тынычлык Барсын планета буйлап! Р.Вәлиева. Доллар планетада төп акча берәмлегенә әверелеп бара. Р.Мирхәйдәров |