ПЛА’НЕР и. фр. Һава агымнары ярдәмендә моторсыз оча торган аппарат. Тиен агачтан агачка сикергәндә, койрыгы планер ролен уйный, руль булып та хезмәт итә, парашют сыман, төшү тизлеген дә киметә. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр. Институт түгәрәге II Бөтенсоюз планер ярышлары өчен КПИР дигән планер төзеп ята. Галәмгә юл. Лариса Хәмитова – планер спорты буенча Русия чемпионы, ул һәр көнне җирне очар кош биеклегеннән күзәтә. Ватаным Татарстан |