ПЛАН и. лат. 1) Берәр урын, корылма, әйберләрнең, пропорцияләрен саклаган хәлдә, туры горизонталь проекция ысулы белән кәгазьгә төшерелгән масштаблы сызымы. Чуерташлар шыбыр да шыбыр күчереләләр, берсе үзенең терлек абзарларының планын күрсәтә, икенчесе үз басуының рельефын тасвирлый. М.Мәһдиев. Монда миңа көчле тәэсир ясаган нәрсә – --- Финляндиянең һәр шәһәрен, аерым йортын, чишмә-суларын, авыл хуҗалыгында кулланыла торган җирләрнең кадастры теркәлгән планнарның булуы. М.Юныс. Йорт урамга кырын итеп салынган. Бу – шәһәрнең 1782 нче елгы генераль планы нигезендә урамның юнәлеше үзгәрү аркасында килеп чыккан. Р.Шәмсетдинова

2) диал. Авыл җирендә: йорт, ихата урыны. Безнең күршедә план буш иде, авылдашлар кайтып йорт салдылар

3) Бер билгеле максат белән берләшкән һәм алдан уйланылган гамәлләр, чаралар үтәүне таләп иткән ният. Шул беренче материал аңа үзенең тикшерү эшен кайдан, ни рәвештә башлап китүнең планын төзергә тәмам җитте. Г.Ибраһимов. Аларга ияреп йөргән татар манкортларының да планнары җимерелде. Г.Ахунов. Шунда минем башка бер план килә. М.Мәһдиев

4) Халык хуҗалыгының барлык тармакларында үтәләчәк эш-чараларның алдан уйлап, исәпләп куелган системасы; проект. Ул, май бәйрәмнәрендәге, октябрь парадларындагы кебек, кычкырып-кычкырып, бер генә секундка да сөйләвеннән туктамыйча хәбәр итте колхозның эш планын, ул аны яттан диярлек өйрәнеп чыккан иде. Г.Ахунов. – Сөт белән тәгәрәделәр, ит планы өзелү алдында, төзелешләре тукталды... – диде Батталов, ике кулын ике якка җәеп. Ф.Садриев. Авылда авыр хезмәттән бөгелгән крестьян, --- дәүләт планын изге санап, гадәттәгечә көн күрде. З.Хәким

5) Алдан күздә тотылган чаралар нәтиҗәсендә ирешелергә, табылырга, эшләнергә тиешле булган эш күләме, бирем. Без еллык планны үтәдек. Үз көчебез белән. Җиңеп чыктык! А.Гыйләҗев. Елны нибары егерме өч пожар белән тәмамладык, узган елда егерме биш иде, план үтәлмәде. М.Галиев. Республика шикәр чөгендере әзерләү буенча еллык планны үтәде. Татарстан реформалар чорында

6) Гомумән теге яки бу эшнең, нинди дә булса вакыт аралыгында үткәрелә торган чараларның тәртибе. Кырымга һөҗүм итүнең оператив планы безгә тулысынча мәгълүм түгел. З.Зәйнуллин. 1925 елның 30 январенда, ниһаять, ТТГКның перспектив планы ТҮБК президиумы тарафыннан раслана һәм басылып чыга. З.Кириллова. Лицей Татарстан Республикасы үзенчәлекләрен --- исәпкә алган уку планы нигезендә эшли башлады. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре

7) Нәрсәне дә булса хикәяләгәндә, язганда, аның аерым өлешләренең үзара бәйләнеше, урнашу тәртибе, композициясе. Я ул була бер тол хатын. Менә аңа эләгә! Балалары белемсез. Дәрес планнары кыска. М.Мәһдиев. Мәктәптә үз фәнең буенча дәресләргә әзерләнеп, планнарыңны язып, дәресләр үткәрәсең. Татарстан яшьләре

8) сәнг. Сурәтләү объектының караучы, күзәтүче, тамашачыдан ерак яки якын торышы, шуның күзлегеннән карагандагы торышы. Сул як сәхнәнең беренче планында: акка буялган бозаулар абзары. Т.Гыйззәт. Зуфирәне беренче карауга ук сәерсендергән өйрәнчек рәсем иде ул: анда алгы план белән арткы планның бер-берсенә ябышмаганлыгы әллә каян күзгә ташланып тора иде. М.Маликова

9) махс. Кино, фото, видео эшендә сурәтләрнең масштабы. Хәзер инде шушы халык эре планда. Үзәктә – кинооператор. Җ.Дәрзаман. Эре планда татарга хас йөзләр күбрәк күренсен иде. Р.Батулла

10) Берәр нәрсәгә караш, берәр нәрсәне тикшерү, эшләү, башкару, ясау юнәлеше, яссылыгы; нәрсәнең дә булса күренү, беленү өлкәсе. Сюжет чын-чынлап әкият планында бара. Димәк ки, Түләк баһадир белән гүзәл Сусылу турындагы әкият сюжеты операга яраклы. М.Җәлил. Әхсән Баянның «Сез аңларсыз мине» поэмасына нигәдер «Яшьлегемне эзлим»нән күчәсе килде. Бер үк тема – сугыш, авыл... Икесе дә биографик планда. С.Хәким. Бөек шагыйребез Г.Тукайның фикерләре бу планда тагын да тасвирлырак һәм үтемлерәк. Ш.Җәләлиев

11) күч. Тәртип саннары, тәртипне аңлата торган сүзләр белән бергә нәрсәнең дә булса әһәмиятлелек дәрәҗәсе. Икенче пәрдәдә беренче планда салкынлык белән көрәш темасы сурәтләнгән, шуңа күрә, бик табигый рәвештә, корткычлык темасы икенче планга күчә һәм үзенең әһәмиятен югалта. М.Җәлил. Болгар чоры халык прозасында батырлык темасы беренче планда тора. Ф.Урманчеев

12) күч. Кемнең яки нәрсәнең дә булса күзгә ташлануы, әһәмиятлелеге, кирәклеге ягыннан тоткан урыны турында. Боларның барысы да яшәр, һәммәсе дә алгы планда булыр дип әйтү кыен. Г.Ахунов. Аракы томаны биләп ала башлагач, беренче мәхәббәтләре ургып торган яшь-җилкенчәкләр халәтенә керделәр. Оят арткы планга күчте. Ә.Моталлапов. Балетның беренче өлешләрендә үк өч лейтмотив бәрелеше – Шүрәле, Былтыр һәм Сөембикә кичерешләре алгы планга чыга, киеренкелек көчәя. Р.Низамиев

План кору к. планлаштыру. Балаларны сөя, әниләрен мактый, киләчәккә планнар кора. М.Мәһдиев. Ә теге йорт шул урында һаман тора, Чәчне чәчкә бәйләргә дип план кора. Г.Афзал. План куу Алдан билгеләнгән эш күләмен вакытында төгәлләргә тырышу. Бик тыгыз вакыт, ай азагында план куа идек, хатны укыдым да, оныттым да. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә