ПЛАКЕ’ТКА и. фр. махс. 1) Күппочмак рәвешендәге истәлекле яки декоратив медаль. Татарстанда үткәрелеп килә торган «Йолдызлык» ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә уңышка ирешкән вокалистка ТҮРКСОЙның махсус плакеткасы һәм 1000 долларлык акчалата премия биреләчәк. Р.Алтай. Пруссиянең әби патшасы Луиза --- портреты төшерелгән плакетка игътибарны аеруча җәлеп итә. Шәһри Казан

2) Мебель һәм көнкүреш предметларын бизәү өчен кулланыла торган өсте кабарынкы рәсемле металл яки керамик пластинка (1 мәгъ.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә