ПЛАКАТЧЫЛЫК и. Сәнгатьтә эчтәлеккә зарар китерү хисабына тышкы күренешләр белән артык мавыгу күренеше. Мәсәлән, «Качкын» постановкасында күзгә бәрелә торган формаль алымнар, тышкы эффект артыннан куулар, урынсыз кабатлаулар, плакатчылык элементлары --- иҗат уңышсызлыкларына керәләр. М.Җәлил. Бу темага багышланган әсәрләрдә күтәренке рух, хәтта урыны белән плакатчылык хакимлек итә. А.Әхмәдуллин |