ПЛАКАТ и. нем. Җәмәгать урыннарында агитация, белешмә, реклама яки укыту-өйрәтү максаты белән эленә торган, гадәттә эре хәрефле, рәсемле язу. Ататөрек мавзолеенда биек диварга бик эре хәрефләр белән язып куелган плакат күрдем ---. Г.Ахунов. Менә шул ике плакат училищеның ишеген ачып килеп керүгә бөтенләй икенче атмосфера тудыра. М.Мәһдиев. Берничә тапкыр Казан тирәсендәге колхозларга барып, авыл урамнарына куяр өчен, плакатлар да ясап кайтты Зуфирә. М.Маликова |