ПЛА’ЗМАЛЫ с. Ионлашкан газның, ягъни плазманың (3 мәгъ.) электр бушануы нәтиҗәсендә барлыкка килгән ультрафиолет нурлар тәэсирендә люминофорның яктыруына нигезләнеп эшли торган. [Алсу] Телевизорны сатып алганда ничек сөенгән иде! Плазмалы, соңгы модель дип, дусларына да мактанды бит әле! А.Галиева. Купеда --- музыкаль үзәк һәм хәтта плазмалы экран да бар. Татарстан яшьләре |