ПЛА’ЗМА и. гр. 1. 1) биол. Канның сыек өлеше, кан сүле. Бер куб сантиметр кан плазмасында фәкать 0,003 куб сантиметр кислород эрергә мөмкин. Кызыклы физиология. Кан тапшырган очракта организм 2 – 3 айдан үз халәтенә кайтса, плазма тапшыргач, моңа ике атна вакыт җитә, ди белгечләр. Ватаным Татарстан. Бал составында барлык микроэлементлар да диярлек бар, һәм ул составы буенча кеше каны плазмасын хәтерләтә. Татарстан яшьләре 2) биол. к. протоплазма. Хинолин алкалоидлар күзәнәк плазмасы агулары буларак билгеле. Агулы үсемлекләр 3) физ. Бик нык ионлашкан, уңай һәм тискәре корылмалары тигез тупланышта булган газ матдәсе (мәс., Кояш, яшен шары). Тугандаш ил галимнәрен космик физика, --- планетаара плазма, космик медицина һәм биология кызыксындыра. Галәмгә юл. Бу вакытта Кояшта шартлаулар башланып, аннан атылган плазма оершалары безнең планетага таба оча. Мәгърифәт. Белгечләр киләсе елда Кояштан зур күләмдә плазма чыгасын фаразлый. Ватаным Татарстан 4) сөйл. Эшләү принцибы шул матдәне куллануга нигезләнгән прибор. АКШта цифрлы тапшыруларны кабул итмәүче модельле телевизорларны яңа мөмкинлекле плазма, сыек кристаллыларына алыштыралар икән. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. к. плазмалы. Фетнәчеләр --- ноутбуклар, плазма экранлы телевизорлар алып качканнар. Ватаным Татарстан |