ПЛАГИАТ и. лат. Әдәбиятта, фәндә, сәнгатьтә башка автор хезмәтен өлешчә яки бөтенләе белән үзенеке итеп күрсәтү; үз хезмәтендә башка автор фикерләрен сылтамасыз куллану. Әдәбиятта яшәп килгән плагиатлар тиктомалга килеп чыккан әйберләр түгел. Һ.Такташ. Әйе, заманалар үзгәрде. Әмма кешенең статусы алай үзгәрмәде: ялагай – ялагай, плагиат – плагиат, эгоист шул ук эгоист булып кала бирә. Р.Әхмәтҗанов. Закон күп очракта дәшми дә кала бугай, чөнки плагиатны исбатлавы – бик четерекле, авыр мәсьәлә.Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә