ПЛА’ВКИ и. рус Су кергәндә яки кызынганда, ирләр кия торган тар һәм кыска трусик. Председатель машина эчендәге сумкадан Япониядә эшләнгән плавкиен алып киде. М.Мәһдиев. Су коенганда кия торган җиңелчә плавкига охшаган һәм ачкыч белән бикләнә торган корыч пояс булып чыкты ул ---. М.Юныс. Безнең балачак, плавкиның нәрсә икәнен дә белмичә, --- ялантәпи йөреп үтте бит инде. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә