ПЛАВБА’ЗА и. рус 1) Диңгез корабларына хезмәт күрсәтү, азык-төлек, ягулык һ.б. төрле запаслар белән тәэмин итү өчен билгеләнгән, каюталары, ремонт мастерское булган, ешрак яр буенда тора, сирәгрәк диңгезгә чыга торган рейд корабы. Зинһар, ешрак яз, плавбазага барган саен буш кул белән кайтырлык булмасын. М.Маликова. Солдатның торагы казарма булса, диңгезчеләр укыган чакта плавбазада яшәгәннәр. Татарстан яшьләре 2) Промысел алып барган суднолардан әле генә тотылган балык, краб һ.б.ш.ны кабул итеп, шунда ук алардан консерв, балык оны, май кебек продуктлар җитештереп, аларны портка илтеп тапшыра торган судно |