ПИШКАДӘМ и. фар. иск. 1. 1) Укуда алдынгы шәкерт. Безнең мөдәррис белән пишкадәмебез рус студентының каршында торып та гомердә бер кәррә исемен ишетмәгән сүзләрдән дәрес алырга башладылар. Ф.Кәрими

2) тар. Мәдрәсәнең тулы курсын яхшы билгеләргә тәмамлаган хөрмәтле кеше. Сәлах хәзрәт мәдрәсәсеннән Исмәгыйль дигән «бик гыйлем» бер пишкадәмне мулла итеп куйганнар. Г.Камал. [Мирсәяф] Мәдрәсәне тәмамлагач, гәрчә яхшы мәгълүматлы булса да, эш таба алмау сәбәпле, анда пишкадәм булып кала. С.Поварисов

3) күч. Берәр өлкәдә алдынгы кеше. Юртыш Хәмид хәзрәт бин Габдессәлам. Мәмдәл кешесе. Казан өязе Юртыш илендә имам вә мөдәррис вә һәм тарикать юлында пишкадәм. К.Насыйри

2. с. мәгъ. Алдынгы. Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт, Пишкадәм остазымызның рухы шат. Г.Тукай. Әдәбият бабында хәзергә без мөбтәдиләремез гарәбиләрнең пишкадәм шагыйрьләре илә кыяс кыйлу бик урынлы булып җитмәс. Г.Камал. Мәдрәсәне тәмамлагач, миңа – пишкадәм шәкерткә – мәдрәсәнең имам-мөдәррисләре хәлфә булып калырга тәкъдим иттеләр. Т.Мөбарәков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә