ПИШӘ и. фар. иск. 1) Эш, һөнәр, шөгыль. Ул эт кыйлса усаллыкны пишә, Чыгып торса ул эт һаман урамга, Үтеп киткән кешеләрне таларга ---. Бәет. Инде, и угыл, пишә вә һөнәр дигәнемездән морад, дөкяндә утырып, алыш-биреш итмәк түгелдер, һәр эш ки, адәмнең мәшгулияте булыр, пишә вә һөнәр диерләр. К.Насыйри

2) Ия. Шәһри Кашан – җиһан гөшә, Олуг, кечег һөнәр пишә. Тарихи җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә