ПИЧӘТЛЕ с. 1) Мөһер басылган, пичәт төшерелгән, пичәт белән расланган (язу, хат һ.б.ш. тур.). Ә, кирәкле җазу бар идемени? Пичәтле кәгазь булмагач, без аны тоттык шул: казан астын үрләттек ---. Г.Бәширов. – Бабай, кире башы белән тоткансың язуны, пичәтьле ягын өскә тотып укымыйлар аны, менә болай әйләндереп тот! – дип, минем кулымдагы язуның башын аска әйләндерде. М.Гали. [Вәли:] ...әйдә, пичәтле кәгазьләренә тәмәке төреп тартсыннар. Без ипләп кенә колхоздан таярбыз. Ф.Яруллин 2) Пичәт сугып бикләнгән, пломба салынган (ишек, сейф һ.б.ш. тур.) 3) Билгеле рәсемле, билгеле төсле (гадәттә, кап, кәгазь төргәк тур.). Хәер, әле безнең җәй көне алган теге яшел пичәтле чәйнең дә берәр кадагы булырга тиеш ---. Ф.Әмирхан. Шул онны зәңгәр пичәтле махсус капчыкларга тутырып, вагон-вагон Мәскәүгә --- озаталар. Ә.Еники 4) Пичәт тоткан, үзендә пичәте булган. Пичәтле егет, өстәлдәге газетаны ертып, сораучыга пичәт сугып бирде. Казан утлары |