ПИЧӘТЛӘ’Ү ф. 1) Мөһер басу, пичәт сугу. «И падишаһ, Аллаһы Тәгалә гыйшкына безнең ягымыздан булыш», – дип, хатны пичәтләп, падишаһка бер адәм аркылы җибәрделәр. К.Насыйри. Бер сызгырды – син конвертта, пичәтләп үк куячаклар, сакчыны мыскыллаган өчен. М.Юныс 2) Сургычлап, пломба салып бикләү. [Рөстәм]: Кызма, Габдулла агай! (Госмановка.) Хәзер сез барып, келәтен пичәтләп кайтыгыз. Һ.Такташ. Шулай да булса үзләренең ялгышларын төзәтеп, законга туры китергән булып кыланып, алган нәрсәләрен пичәтләп, икебезне дә тотып частька алып киттеләр. С.Рәмиев. Суд карары буенча әлеге гаилә яшәгән йорт пичәтләп ябып куелган. Татарстан яшьләре 3) Машинкада текст бастыру яисә рәсем төшерү. Тикшереп карый аласыз: тиз һәм чагыштырмача арзанга «пичәтләп» биргән мондый фирманың арткы ишеге һәрвакыт ачык. Милли нәшрият һәм китап редакторы. Равил абый аларны [мәкаләләрне] төзәтеп редакцияләү генә түгел, мәктәп машинкасында пичәтләп үк бирә иде. Татарстан яшьләре 4) Бал кортының бал тутырылган кәрәз күзәнәкләрен балавыз белән каплавы. Бал корты пичәтләгән кәрәзне ачкан кебек, мин аның тупланмасыннан кайбер сүзләрне алып, мисалга китерәм. Татарстан яшьләре. Тиз бозыла торган продукт буларак, аны кортлар башлары белән кәрәз күзәнәгенә тыгызлап тутыралар да, өстенә бал агызып, балавыз белән пичәтләп куялар. Шәһри Казан 5) күч. Ирешелгән нәрсәне үзгәрмәслек итеп ныгыту, тотрыклы итү. Шагыйрьнең әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр һәм каләмдәшләре тарафыннан дистә еллар дәвамында «һәр маңгай сыры»на хәтле эшләнеп, «Заман, иҗат, шәхес» дигән китап белән инде «пичәтләп куелган» образының әңгәмә вакытында ни рәвешле тагын да ачыла төшкәнен гүяки үз күзләрең белән күреп торасың. Г.Галиева 6) күч. Катгый рәвештә әйтү, сөйләү. Ул һәр сүзен ачык итеп, яңакка китереп суккандай пичәтләп әйтә иде. З.Хәким. Әле гади сүзләр белән генә сөйләсә иде Васил абый. Юк бит, шәп-шәп итеп кенә халык әйтеме, кызык сүз белән пичәтләп тә куя. Э.Гарипова 7) күч. Күбәйтү, ишәйтү. Бүген республиканың югары уку йортлары гуманитар-социаль юнәлештәге белгечләрне «пичәтләп» кенә тора. Татарстан яшьләре Пичәтләп бетерү Пичәтләүне тәмамлау Пичәтләп кую Бер тапкыр пичәтләү; алдан пичәтләү. Бәхәсне исә бер чирек белән ныгытып, пичәтләп тә куйдылар. З.Хөснияр. Бүген пичәтләп куярсың, дәресләр арасында иртәгә почтага барып ябыштырып җибәрермен, әгәр дә миңа ышанып тапшырсаң... Р.Гаязетдин Пичәтләп тору Һәрвакыт, гел пичәтләү; хәзерге моментта пичәтләү. Дәүләт Думасында исә законнарны пичәтләп кенә торалар. Безнең гәҗит Пичәтли башлау Пичәтләргә тотыну |