ПИЧӘТ и. рус сөйл. 1) Мөһер. Хатны пичәтенә карап, атны тешенә күз салып, кешене тыңлап беләсең. Мәкаль. Гербовой пичәт һәм имзалар белән расланган шушы белешмәдән сез Хәйдәрнең өченче бала булуын белдегез инде. А.Гыйләҗев. – О-о, егетләр, диде берсе, монда председательнең пичәте калган. Кайсыгызның маңгаена сугабыз, ә? Маңгаена пичәт суктыручы табылмады. Ф.Яруллин

2) Этикетка, ярлык. Низамый пичәтенә биш йолдыз сурәте төшкән сары бутылканы ача. М.Әмир. Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр, чәй пичәтләре чыгарды. Ә.Фәйзи

Пичәт басу к. пичәт сугу. Әнисенә әйтмим, ә үзем әллә кайчан пичәтне басканмын: «Юк, рәт чыкмас бу шайтан малайдан, рәт чыгардай кеше шулкадәр күп ботинка туздырамы соң!» Ф.Хөсни. Пичәт сугу 1) Кемнең дә булса сүзен раслау, җөпләү. Син миңа контр-мунтр дип пичәт сугарга ашыкма, яме! Ф.Хөсни; 2) Нәрсә беләндер килешү, эшне шуның белән өзү, кул куешу. Я, ярый, шуңа пичәт суктыкмы, үзара килештекме? 3) Раслау, карар кабул итү, рәсми рәвештә хәл итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә