ПИТРА’У и. рус 1) Христианнарның иске стиль буенча 29 июньдә була торган дини бәйрәме. Тиздән тургайлар сайраудан туктыйлар, белдеңме? Питрау гына җитсен. А.Гыйләҗев. Питрау да җитте: Эңгер-меңгер вакыт, Көн аяз, кечкенә генә дә җил юк. Г.Рәхим. «Питрау үтте, җәйләр бетте», – диләр Безнең якта халык сүзендә. Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр, Сары йөгерә кырлар йөзенә. К.Булатова 2) күч. Нинди дә булса вакыт арасының уртасы. Питрау үтте, димәк, җәйләр бетте, Болыннарга сары йөгерде... Бу тормышның питраулары җитте, Кыл урталай бүлеп гомерне. К.Булатова ◊ Питрау күкесе Урынсыз сүз сөйләүче, вакытсыз кычкыручы кеше. Син алдан кычкырып кына эшне боздың. Әйттем мин сиңа, алдан шаулама дип, питрау күкесе. Н.Исәнбәт. Питрау тәкәсе 1) Питрау көнгә махсус симертеп, печәнгә төшкәндә суела торган яшь тәкә; халык ышануынча, яз көне туган сарык бәтиенең итенә шул көннән соң гына тәм керә. Зур казанда питрау тәкәсен турап салган аш кайный иде. М.Мәһдиев; 2) мыск. Кызлар артыннан йөри башлаган яшүсмер |