ПИТО’МНИК и. рус Хайваннар, балыклар, үсемлекләр үрчетү, үстерү урыны һәм аларны өйрәнү өчен тәҗрибә участогы. Аннан питомниктан бик күп төрле агачлар китереп аудардылар аңа. М.Мәһдиев. Гибрид чәчкеннәрдә уңайсыз климат шартларына карата ныклык тәрбияләү өчен, Мичурин үзенең бөтен питомнигын кара туфраклы участоктан туклыклы матдәләргә ярлы булган комлы туфраклы яңа урынга күчергән. Дарвинизм нигезләре |