ПИСТОН и. фр. 1) Гильза төбендә урнашкан шартлагыч матдәле кечерәк металл капсюль. Дары белән атыла торган ау мылтыгы авызы белән күккә карап тора; аз гына күтәрелгән чакмалары астыннан елтырап күренгән сары пистоннары аның һәр ихтималын күздә тотып әзерләнгән (корылган) икәнлеген белгезәләр. М.Галәү. Мылтык атылмаган, әллә нәрсә генә булган: әллә дары дымыккан, әллә пистон бозылган. Ш.Маннур 2) Уенчык мылтыклардан, пистолетлардан ату өчен, эченә бераз дары салып ябыштырылган тыгыз түгәрәк кәгазь. Мидхәт пугачын каргаларга төзәде. Ләкин бая базда аунаганда, кар белән пистоннары җебеп беткән булганлыктан, пугачы атылмады. Ф.Хөсни 3) Катыргы яки күн әйберләрнең тасма үткәрер өчен тишелгән тишекләренә механик ысул белән беркетелгән тимер кыса 4) муз. Тынлы музыка коралында клапан 5) авиа. Самолёт төзү эшендә заклёпка урынына кулланыла торган махсус көпшә |