ПИСТОЛЕТ и. фр. Якын аралыктан ату өчен кулланыла торган, кыска көпшәле утлы ату коралы. [Кеше], уң кулын әкрен генә кесәсенә шудырып, имән бармагын пистолет курогына тыкты һәм пистолетын чыгарып Акбүзгә төзәде. Г.Гобәй. Өстендә тар погонлы яшькелт соры френч, аякларында краги белән кара ботинкалар, билендә портупеялы каеш, шуның сул ягында зур пистолет кабурасы... Ә.Еники. Пирга баргач та, үз гомеремдә беренче тапкыр станковый пулемёттан ут чәчеп карау, ПМ пистолетыннан (пистолет Макарова) атып, мишеньның үзәгенә тиерү шатлыгыннан да мәхрүм итте. М.Мәһдиев |