ПИ’САРЬ и. рус 1) Канцеляриядә язу-сызу эшләре белән шөгыльләнүче хезмәткәр. Фәйзулла солдатка китми калуына үкенә дә башлады. Ләкин соң иде инде. Гармонь үз эшен эшләгән, комиссияләр үз карарларын чыгарганнар, писарь язасын язып куйган иде. Ф.Хөсни. Шуннан явыз Иван писарьлары, аннан соңгы писарьлар, килә-килә, бу тирәгә дә борын сузганнардыр... М.Мәһдиев. Аннан [әтием] беренче бөтендөнья сугышына алына, писарь хезмәтен үти. Г.Ганиева 2) Күчереп язучы. Авылның старостасы, писарь, берничә дисәтник һәм берничә куштан урам буйлап халык өстендәге недоимкаларны җыеп йөриләр иде. Ф.Хөсни |