ПИС с. фар. 1. Пычрак, начар, әшәке; түбән кеше, эш, мохит һ.б.ш. турында. Яхшылыкны пис кеше белмәс. Мәкаль. Булса пис эшләргә үч, бирмәскә Иблискә көч. Мин теләрмен: «Бир, Ходай, дип, һәр ике Идрискә көч!» Ш.Бабич. Өстәвенә, килен булып төшкән йорты үзенең үскән җиренә бөтенләй нәкыс булып, тәрбиясез, низамсыз, пис, хәсис булуы да аңарга авырлык сала иде. Мирас

2. и. мәгъ. Әшәке, начар, кабахәт кеше. – Кит, сиңа ләгънәт!.. Күгемнән кит! диде. Бар, хәзер шайтанга баш бул, пис! диде. Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә