ПИРС и. ингл. Корабльләр килеп туктау өчен, яр кырыеннан су эченә кертеп эшләнгән корылма. Портта эшли башлаганга ике тәүлек үткәч бугай, ашлык бушата торган пирска бер машина алып килделәр. М.Юныс. Пирста сигнал утлары гына яна, чөнки бомбага тотудан куркалар. А.Тимергалин. Пирс култыксаларына таянып торам: елгада ни хәлләр бар икән, шуны күзлим, тик берни күрмим. Т.Кәримов |