ПИРО’ЖНЫЙ и. рус Татлы төче камыр эченә крем, чикләвек һ.б.ш. салып әзерләнгән кондитер ашамлыгы. Шулай да официант кыз салонга килеп кергәч, ул аңа бер стакан чәй белән пирожный китерергә кушты. Ә.Еники. Пирожный булса иде ул менә! Л.Гыймадиева. Әнә бер әби пирожныйлар сатып йөри ләбаса. С.Шәрипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә