ПИРОГ и. рус < төрки Эченә ит, төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш кебек нәрсәләр салып пешерелгән камыр ризыгы. Шәмси пирогларны мактый-мактый, ашый-ашый, иксез-чиксез чәй эчте. Г.Исхакый. Командир артыннан тәлинкә белән кайнар пироглар күтәргән хуҗа хатын да күренде. А.Шамов. Инәсе балалар бакчасыннан эштән кайтканда, калдык-постык ипи кисәкләре, кайчагында хәтта пирог, бәлеш кисәкләре алып кайта, шуларны тип-тигез итеп өч кисәккә бүлә дә әлеге табакка салып куя. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә