ПИРЕС и. рус иск. 1. Калын ефәкнең бер төре. Хәзерге көндә татар әдәби телендә һәм аның төрле сөйләшләрендә --- пир, пирес, постау, сәре, сәренҗе (Гаяз Исхакыйда – сарынҗы), --- хөтнә кебек «милли» тукыма исемнәре белән беррәттән, батист, бәрхет, плүш --- кебек рус теленнән яисә рус теле аша кергән, әмма татар теле тарафыннан инде нык үзләштерелгән тукыма исемнәре очрый әле. Р.Әхмәтьянов 2. Шул тукымадан тегелгән. Кара пирес түбәтәй, кәләш алып бир, әтәй. Такмак |