ПИРӘШЛӘ’Ү ф. сөйл. Кәефләнеп эчеп утыру, исерткеч эчеп кәеф-сафа кору. [Зәйнулла хаҗи] Харамлыгы шөбһәле булган сыраны егерме дүртәр шешә пирәшләп кайтып, хезмәтчеләрен, асрауларын һушларыннан тайдырганчы кыйнаса да, атка бисмилласыз чыбык ормый торган «йомшак күңелле» аллаяр бәндә иде. К.Тинчурин. Әйдәле, бер пар пирәшләп чыгыйк, дип әйтүенә, Сәлим карт белән бергә болар пивнойга атлый башладылар. Ф.Сәйфи-Казанлы

Пирәшләп алу Кыска гына вакыт эчендә пирәшләү. Хәл-әхвәл сорашып, бераз пирәшләп алганнан соң, әти ишегалдына чыга. Р.Низамиев. Истәлекләрдә аның [Тукай әтисе Мөхәммәдгариф] намуслы, гади һәм самими кеше булуын телгә алалар. Мажиклар күрмәгәндә, бераз пирәшләп алырга яратуы турында да хәбәрләр бар. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә