ПИРАТ и. гр. 1) Диңгез юлбасары. [Гид:] Моннан биш-алты еллар элек булса кирәк, әлеге утрауга ниндидер качаклармы, әллә пиратлармы килеп чыккан, дип кисәткәнем бар. Р.Мөхәммәдиев 2) күч. Тыныч шәһәрләрне һәм авылларны бомбага тотучы дошман очучысы 3) күч. Аудио-видео товарлар, компьютер программалары, китапларны һ.б.ш. законсыз рәвештә җитештереп сатучы зат. Китап пиратлары |