ПИРА’НЬЯ и. гуарани зоол. Сөякле балыкларның бер семьялыгыннан Көньяк Американың елгаларында яши торган яссы гәүдәле, үткен тешле ерткыч балык. --- Үгез кебек зур тереклек ияләре дә пираньядан һәлак булалар. Кызыклы ихтиология. Балыклар арасында аеруча ерткыч пиранья, электрлы еланбалык, акулалар --- киң билгеле. Материклар һәм океаннар географиясе |