ПИРАМИ’ДА и. гр. 1) мат. Нигезе күппочмаклыктан, ян кырлары исә очлары тоташкан өчпочмаклардан төзелгән күпкырлык 2) Борынгы Мисыр фиргавеннәренең каберләре өстенә төзелгән шул формадагы гаять зур таш корылма. Әнә пирамидалар иле – Гиза, Фиргавеннәр үзәне... Тау сыртына салынган таш Акрополь. М.Юныс. [Пифагор] озак еллар Мисыр буйлап сәяхәт кылып йөри, пирамида төзүчеләрдән геометрия башлангычлары турында мәгълүмат ала. Җ.Тәрҗеманов. Мисыр фиргавеннәре пирамидаларында да хәзер игелә торган бодай бөртекләренә охшаган бөртекләр табылган. Биология 3) Югарыга таба очланып килә торган киң нигезле предмет, корылма һ.б.ш. Шома ташлы һәйкәл дә юк өсләрендә [каберләрнең], кызыл йолдызлы калай пирамида да… Ш.Рәкыйпов. Пирамида өч ярустан тора. Пирамидага каршы якта зур төзелеш бара, инде кайбер корылмалар сафка баскан. Мәдәни җомга 4) Шул рәвешле өелгән әйберләр, предметлар. Бер читтә пирамида итеп лимон өелгән иде... М.Мәһдиев. Мөдирнең осталыгына хәйран калырлык: шешәләрне ул шундый итеп өйгән, цементсыз-кадаксыз, дигәндәй, пирамида корган да куйган. Р.Мөхәммәдиев 5) Берсе өстенә икенчесе басып торган кешеләрдән гыйбарәт гимнастик яки акробатик фигура 6) Уен башланыр алдыннан өчпочмак итеп тезелгән бильярд шарлары 7) Ату кораллары саклау өчен, шкаф яки пирамида формасындагы җиңел корылма. [Унтер-офицерлар:] – Пирамидага мылтыкларны куйганда, затворын ачып куегыз! – дип кычкыралар. А.Таһиров 8) анат. Чигә сөягенең бер өлеше 9) Үзәк органнарга буйсынган берәр оешманың, структураның вертикаль төзелеше. Генерал Гәрәев, җәмгыять пирамидасының иң югары баскычына күтәрелүенә карамастан, онытмаган: ана телен саклый алган. М.Юныс |