ПИР I и. фар. 1) Карт, өлкән яшьтәге ир кеше. Бар ирде бер шәһәрдә ике фәкыйрь. Берсе егет ирде, янә берсе пир. XVIII гасыр татар әдәбияты 2) Берәр тарикатькә нигез салучы; шәех, мөршид, ишан 3) күч. Нинди дә булса бер юнәлештә югары осталыкка ирешкән, остаз булган кеше. Урта гасыр әдәби ядкәрләрдә пирләр шактый еш очрый. Мәсәлән, Мәрьям ана – тегермәнчеләр пире, Идрис пәйгамбәр – читек-кәвешчеләр пире дип исәпләнгән. М.Әхмәтҗанов. Г.Н.Снесарев бу хакта бераз башкачарак яза: Зәнки атаны ул шәйх дип атый, аның бөтен Урта Азиядә мөгезле эре терлек көтүчеләренең пире – яклаучысы һәм саклаучысы булуын күрсәтеп үтә. Татар мифологиясе |