ПИП-ПИП иярт. 1) Каз бәпкәләре, чебешләр, вак кош-корт чыгарган тавышны белдерә. Анда ике чирле бәпкә зәгыйфь тавыш белән: «Пип, nun, nun...» – диешеп, эчәргә су сорап торалар. Г.Ибраһимов. Утырганда, каз юньләп ашамады, урамга да әллә нигә бер генә чыгып керде, бервакыт карават астыннан пип-пип дигән тавыш ишетелде. Ф.Садриев. Ана каздан да бәхетле кош юктыр сыман, янында пип-пип килеп сап-сары, йоп-йомшак йомгаклар тәгәрәп йөри. Татарстан яшьләре

2) Машина кычкырткан тавышны белдерә. --- Моны күреп, башкаларның да машинаны пип-пип иттерәселәре килде. Ф.Яруллин. Минутлап, сәгатьләп бер урында туктап калган машиналарның пип-пип дип сигнал бирүеннән аерым бер музыкаль композиция язып булыр иде бугай. Безнең гәҗит

3) Телефон яки башка шундый аппаратлар чыгарган өзек-өзек сигналлар тавышын белдерә. Баядан бирле пип-пип кычкырып торган телефонын куйды да Рәфилә кухня ягына атлады. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә