ПИ-ПИ иярт. 1) Каз бәпкәләре, чебиләр, вак кошлар кычкырганда чыккан тавышны белдерә. Сандугачның балалары пи-пи, пи-пи дип әйтә... Җыр. Ул тынгысыз акчарлакның яр читендәме, маяк өстендәме пи-пи, пи-пи-пи дип сызгырганын тыңлап тора. Г.Гобәй 2) Төрле радиосигналлар биргәндә чыккан тавышны белдерә. Радиопост төрле төстәге индикаторлар белән җемелдәгән морзянка тавышлары (пи-пи ---) белән тулган иде. М.Мәһдиев |